Әлмәтлеләр түләүсез юридик ярдәмнән файдалана ала
26 июнь көнне 10.00 сәгатьтә Татарстанның Юстиция министрлыгы видеоконференция режимында республиканың муниципаль районнары халкына җир һәм торак законнарын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне оештыра.